Быел “Уяв чибәре” исеме өчен 11 кыз көч сынашты. Алар арасында безнең район вәкилләре – Елаурдан Ксения Тумакова һәм Аксумладан Надежда Яковлева да бар иде. Кызлар милли сыйлар тәкъдим иттеләр, иҗади номер белән чыгыш ясадылар. Барлык катнашучылар да Нурлат районы җитәкчелегеннән кыйммәтле бүләкләр алды. Ә бәйгенең төп титулын Чүпрәле районыннан Регина Сеслюкова алды, икенче урында – безнең якташыбыз Ксения Тумакова.