Дилүсә һәм Ильяс Әнаровлар гаиләсен Уяв” XII Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәмендә тәбрикләделәр. Быел ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән туры килде.
Аның символы – ромашка. Әйтерсең лә, әлеге нәфис чәчәкнең саф һәм олы мәхәббәт хисләрен чагылдыручы таҗлары берләшеп ныклы гаиләне барлыкка китерә.
Кем белә, бәлки Әндаровлар гаиләсенә яшьлекләрендә нәкъ менә ромашка озын һәм бәхетле тормыш юрагандыр да. Алар 1981нче елдан бирле бергә. Әлеге парның язмышы исә искитәрлек! Ир белән хатын әле студент чорыннан бирле таныш, әмма институтны тәмамлаганнан соң гына ныклап аралаша башлаганнар. Дуслыклары мәхәббәткә әверелгән, аны гомерләре буена саклап яшиләр. Әндаровларны чын-чынлап ныклы, ышанычлы һәм тугры гаилә дип атарга мөмкин.
– Без беркайчан бер-беребезгә үпкә тотмыйбыз. Кайчагында бәхәсләшсәк тә, зурга җибәрмибез. Сөйләшәбез дә барын да онытабыз, – дип уртаклаша Дилүсә Кадыйровна.
Мәхәббәт үз эченә күп нәрсәне – хөрмәт, аңлашу һәм сабырлыкны үз эченә ала дип саный ул. Әйтүләренчә, әле башта ук өйдә эш мәсьәләләре хакында сөйләшмәскә дип килешеп куйганнар икән. Аларның икесе дә зур хезмәт биографиясенә ия, җаваплы вазыйфалар биләгән, һәрчак кеше күз алдында булганнар. Авырлыклар да булган, әлбәттә. Аларны да бергәләшеп җиңгәннәр. Ул чагында да, хәзер дә бер-берләренә ышанычлы тыл булып калалар. Хәтта барын да яңадан башлау, үзгәртү мөмкин булса, нишәр идегез, дигән риторик сорауга да: “Бер нәрсәне дә үзгәртмәс идек. 37 ел – тормышның җитди чоры һәм бу вакыт эчендә үзебез, гаиләбез өчен төп өстенлекләр билгеләнгән инде. Безнең кызларыбыз, оныкларыбыз искиткеч. Үзгәртер нәрсә юк ”, – дип икесе бер булып җавап бирделәр.
Күпләр Дилүсә Кадыйровна белән Ильяс Вазыйховичны энергияле, шат күңелле кешеләр итеп белә. Алар мавыгуларында да бер-берләрен тулыландыралар сыман. Гаилә башлыгы актив спорт ярата, 47 яшенә кадәр волейбол буенча җыелма командаларның төп составында уйнаган. Ә Дилүсә Кадыйровна тынычрак спорт төрләре ярата: скандинавиячә йөрү белән мавыга, еш кына барысы бергәләшеп кызлары һәм оныклары белән велосипедта йөрергә чыгалар. Йорт яны участогын яшелләндерү хуҗабикә өстендә булса, Ильяс Вазыйхович бу территория белән генә чикләнмичә, үз урамында искиткеч аллея дә булдырган. 6 рәт итеп утыртылган агачлар инде җимешләр бирә, ә кайбер чыршылар инде 5 метрга кадәр җиткән. Ир белән хатын урманда булырга ярата, ә өйдә уңайлы кәнфигә утырып яраткан китапларын укыйлар, кроссвордлар чишәләр. Озак еллар үткәннән соң да алар сыйныфташлары белән элемтәләрен өзмиләр, аралашалар, очрашалар. Әти-әниләренә һәм өлкәннәргә хөрмәт тә гаиләдә беренче урында. Традицияләргә тугрылык, хезмәтне ярату һәм бер-берсенә булган хөрмәт аларның тормышларын бөтен, ә йортларын бәхетле иткән. Анда бар нәрсә дә биредә тату һәм нык гаилә яшәве хакында сөйли.