Нурлатта Бөтенроссия “Уяв” бәйрәме үтте

2018 елның 8 июле, якшәмбе

Нурлатта “Уяв” Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәме 12нче тапкыр илебезнең төрле почмакларыннан кунаклар җыйды.

Традиция буенча, анда Татарстанның иҗади коллективлары катнашты, Самара өлкәсе, Чувашия һәм Башкортостан республикаларыннан күпсанлы делегация килгән иде. Бәйрәмебездә  ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Чувашия Республикасы мәдәният министрының  милләтләр һәм архив эше буенча урынбасары Константин Яковлев, ТРда Чуваш милли-мәдәния автономиясе рәисе Дмитрий Самаренкин, Чувашия милли конгерессы президенты, Чувашия Дәүләт Советы депутаты  Николай Угаслов катнаштылар.  “Уяв”ның мәртәбәле кунакларын күмәч һәм милли сыйлар, шулай ук традицион сара белән бәрәмнең төп мәйданы янында каршы алдылар. Җырлар һәм милли  ансамбльләр чыгышлары астында алар район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин озатуында матур итеп бизәләгән чуваш ишегалларын карап чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International