Бәйрәмгә санаулы вакыт калып барган көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин бәйрәм мәйданында булып, кунакларны каршы алуга әзерлекнең барышы белән танышты. XII Бөтендөнья чуваш милли мәдәнияте бәйрәмендә катнашуга Чувашия, Башкортостан республикалары, Самара өлкәсеннән 10, шулай Татарстан районнарыннан 40лап коллектив теләк белдергән.