Нурлат шәһәре микрорайоннарында җыеннар башланды

2018 елның 6 июле, җомга

Шәһәр халкы белән елына ике тапкыр очрашу матур традициягә әйләнде. Очрашулар вакытында шәһәрлеләр үзләрен борчыган сорауларны район һәм шәһәр җитәкчелегенә юллый.
Кичә чираттагы шундый очрашу шәһәрнең Тимер юлчылар микрорайонында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин катнашында узды. “Эталон” ОООсы һәм №9нчы ТОС җитәкчеләре чыгышларыннан күренгәнчә, микрорайонда тормыш кайный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International