Чишмә авылында быел яңа су скважинасы төзеп сафка бастыру күздә тотыла. Подрядчы якын араларда бу эшне башлап та җибәрәчәк икән. Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Шәйхетдинов әйтүенчә, шуның белән авылда “Чиста су” программасы кысаларында эшләр тәмамланачак. Моңа кадәр берничә ел дәвамында биредә су белән тәэмин итү системасы тулысы белән яңартылган иде.