Якшәмбе, 8 июль көнне Нурлатта "Уяв" XII Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәме узачак.
Программада:
9.00 – бәйрәм сәүдәсе
9.30 - төп капка янында бәйрәм кунакларын каршы алу, импровизацияләнгән мәйданчыкларны карау
10.00-11.00 – бәйрәмне тантаналы ачу, котлаулар һәм бүләкләүләр
Чувашия Республикасы артистлары катнашында бәйрәм концерты:
Татарстанның һәм Россиянең фольклор коллективлары үзләренең иң матур чыгышларын бүләк итәчәк, спорт уеннары узачак
11.00 “Осталар шәһәрчеге» остакуллар күргәзмәсе эшләячәк
Чуваш ишегалларын карау
Балалар шәһәрчеге эшләячәк
"Чуваш баһадиры", "Чуваш чибәре" конкурслары узачак
Бәйрәмгә рәхим итегез!