“Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында”гы законда үзгәрешләр нигезендә, 2018 елның 1 июненнән капремонт өчен взносларны түләүгә киткән чыгымнарга компенсация ялгыз яшәүчеләргә, торак биналарның эшләми торган милекчеләренә, 70 яше тулган һәм аннан да өлкәнрәк кешеләргә биреләчәк.
Бу 671 нурлатлыга кагылачак. Аз керемлелек буенча субсидия алучы гражданнарга әлеге компенсация автоматик рәвештә билгеләнәчәк. Ялгыз гомер кичерүче 78 өлкән кешегә ташламалар оформить итү өчен, социаль хезмәткәрләр бу айдан башлап аларның өйләренә барачак.
– Бүгенге көндә мондый ташламаны торак бина милекчеләре булган Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалар, хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгән гражданнар, күпбалалы гаиләләр, Чернобыль АЭСын ликвидацияләүдә катнашкан кешеләр ала, – дип аңлатма бирә Республика матди ярдәм үзәгенең 33нче район бүлекчәсе мөдире Әлфия Сараева. – Ташламага 70 яшьләре тулган, үзләре фатир милекчеләре булып, пенсия яшендәге эшләмәүче гаилә әгъзалары белән яшәүче кешеләр дә исәп тота ала.
Бүлекчәдә районыбызның әлеге категория гражданнарының өйләренә бару графигы төзелгән. Социаль хезмәткәрләр бу хакта алдан кисәтәчәкләр. Әлеге мәгълүмат шулай ук ЕРЦдан килгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләренең арты ягыннда да урнаштырылачак. Анда социаль хезмәткәрнең килү көне яки компенсациянең автоматик рәвештә билгеләнүе турында язылачак, консультацияләр өчен телефоннар күрсәтеләчәк.
Ә гражданин үзенә социаль хезмәткәрнең килүе белән килешмәсә, нишләргә?
– Ул тиешле документларны бүлекчәгә шәхсән килеп тапшыра ала, – диде Әлфия Рәшитовна.