Шул көннәрдә кәкре атаулылар өчен шатлыклы вакыйга булды – авылда мәдәният йорты ачылды.
Мәдәният йорты бинасы әле 90нчы елларда ук төзелгән булган, әмма бүген биредә аның 30 елга якынлык тарихы турында бер генә әйбер дә сөйләми. Стеналарының, фасадының начар хәлдә булуы, бинадагы тынлык үткәндә калды. Санаулы айлар эчендә авылда барлык шартларга һәм эстетик таләпләргә туры килә торган заманча мәдәният учагы калкып чыкты.
Авыл кешеләре белән әлеге шатлыклы вакыйганы район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин да уртаклашты. Клубка кергәндә символик ал тасманы кисәр алдыннан ул кәкре атаулыларга мөрәҗәгать итте.
– Бинасы иске булса да, хәзер мәдәният йортын яңа дип әйтергә мөмкин. Подрядчы оешма эшләрне тиз арада башкарып чыкты, үзалдына куелган бурычларны үтәде, – диде ул. – Әлеге мәдәният йорты өчен рәхмәт сүзләрен республика Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка әйтергә кирәк. Республикада балалар бакчаларын, мәктәпләрне ремонтлау, юллар төзү, газлаштыру, су үткәрү һәм башкалар буенча 38 программа тормышка ашырыла, алар безнең районыбызда да уңышлы эшли. Нинди дә булса эш алып барылмаган бер генә авыл да юк. Мәдәният йортында һәрвакыт күңелле чаралар, бәйрәмнәр үткәрелсен иде.
Капремонт программасына кертелгән мәдәният йортын күргәч кичергән беренче тәэсирләрен подрядчы оешма җитәкчесе – “Грата” генераль директоры Фаил Әхмәдиев та уртаклашты. Әмма эшнең нәтиҗәләреннән шатлыгын да яшермәде.
– Объектка килгәч, без аны ярымҗимерек хәлдә күрдек: түбәсеннән су үтә, котельнясы да юк иде. Яңа түбә, фасад ясадык, стеналарны ныгыттык һәм сылап буядык. Котельняга җиһазлар куйдык. Бүген иң беренче эш итеп мәдәният йорты буенча йөреп чыктым. Бик матур килеп чыкты, – диде ул.
Авыл кешеләре үз чиратларында республика Президентына, район җитәкчелегенә һәм подрядчы оешмага рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алар шатлыкларын яшермәде. Мисал өчен, Нурзия Хөснетдинова әлеге чарага Мәскәүдән махсус кайткан.
– Җәйге ялыбыз әле башланмады. Әмма клубны тантаналы ачу чарасы турында ишеткәч, сорап, алданрак кайттык. Мондый шатлыклы көндә авылдашларыбыз белән бергә буласы килде, – диде ул.
Авылның яңа клубы шәһәр мәдәният учакларыннан бер ягы белән дә аерылмый: иркен тамашачылар залы 100дән артык кешене сыйдыра, ә сәхнә бизәлеше башкала артистларының күңеленә дә хуш килерлек. Һәрбер детале уйланган: артистлар өчен иркен грим салу бүлмәсе бар, сәламәтлекләре чикләнгән тамашачыларга да уңайлыклар тудырылган.
Мәдәният учагының капремонттан соң ачылуы авылда чын бәйрәм вакыйгасына әверелде: мәдәният йорты сәхнәсендә кичкә кадәр котлаулар, районның үзешчән артистлары башкаруында җырлар яңгырады.