Бүген, 29 июнь көнне, нурлатлылар видеоэлемтә режимында Татарстанда “ТРда дәүләт телләре турындагы” Законның үтәлеше мәсьәләсенә багышланган республика киңәшмәсендә катнаштылар. Бу юнәлештә Нурлат районында башкарылган эшләр турында видеокиңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Ул законның төрле өлкәләрдә – муниципаль учреждениеләрдә, эшмәкәрлек объектларында, белем бирү оешмаларында, транспортта һәм башка тармакларда истә тотылуы турында сөйләде.