Яңа кандидатура расланды

2018 елның 29 июне, җомга

Җомга көнне район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова рəислегендə Россия Федерациясе дəүлəт учреждениелəре һəм җəмəгать хезмəт күрсəтүе хезмəткəрлəре Бөтенроссия һөнəри берлеге Нурлат муниципаль районы профсоюзы активының конференциясе үтте.
Анда район профсоюз оешмалары сайлау органнарының 2017 елдагы эшенə, территориаль-тармак килешүенең үтəлешенə хисап һəм агымдагы елга бурычлар тəкъдим ителде. Бу мəсьəлə буенча республика комитетының безнең райондагы ышанычлы заты Гөлшат Сингатуллина чыгыш ясады. Ул оешма эшчəнлегенең бөтен юнəлешлəрен яктыртты һəм районның авыл җирлеклəрен актив эшчəнлеккə чакырды. Аны район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова да хуплады.
– Профсоюз мөмкинлеклəренə үзебез кызыксыну күрсəтергə тиешбез, – дип ассызыклады ул.
Аннан соң районыбыз территориясендə урнашкан профсоюз оешмалары буенча республика профсоюз оешмасының ышанычлы затының яңа кандидатурасын расладылар. Əлеге функцияне Нурлат муниципаль районының контроль-хисап палатасы рəисе Марина Ибраһимова башкарачак.
Конференция азагында профсоюз оешмасының актив əгъзаларын һəм аның социаль партнерларын “Россия дəүлəт учреждениелəре хезмəткəрлəре профсоюзының 100 еллыгына” юбилей билгесе һəм Россия Федерациясе дəүлəт учреждениелəре һəм җəмəгать хезмəт күрсəтүе хезмəткəрлəре Бөтенроссия һөнəри берлегенең Рəхмəт хатлары белəн бүлəклəделəр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International