Бу көннәрдә терлеге булган һәркем эссе коры көннәрдән файдаланып азык әзерләп калырга тырыша. Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар болын, тугайлардан кайтып керми, эре хуҗалык басуларында да төп көч азык әзерләүгә юнәлдерелгән.
“Нурлат сөте” хуҗалыгы Югары Нурлат бүлекчәсенең Яңа Иглай янәшәсендәге печән басуында да сишәмбе көнне иртәдән эш гөрләде. Биредәге 400 гектарлы басудагы мул азыкны җыеп алуга 7 техника җәлеп ителгән. Басуның 140 гектарында күпьеллыклар әле үткән елда гына яңартылган булган, куе булып үскән биек үләннәрне печәнгә алырга карар кылганнар биредә. Ә чаптырылган хуш исле яшел үлән эссе кояш астында көн ярым дигәндә кибеп тә өлгергән. Шуңа инде һич курыкмыйча аларны җыеп, саклауга салырга да була. Хуҗалыкның тырыш механизаторы, быел район Сабантуенда алдынгылар арасында бүләкләнгән Рафаэль Билданов үз тракторына тагылган киң алымлы тырмавыч белән теземнәрдә яткан печәнне әйләндереп пресс-төргәкләгеч өчен әзерләп бара. Тырмавычны быел гына кайтарганнар әле хуҗалыкка, яңа җайланманың уңайлылыгына сөенеп туя алмыйлар – тиз дә эшли, югалтулар да азрак. Теземнәрдәге әзер печәнне инде төргәкләргә җыярга да була. Бу җаваплы эшне тагы бер уңган механизатор Рушан Сатдаров башкара. Биредә инде ашыгырга юк, теземнәр калын булгач, төргәкләр дә тиз җыела, шуңа тракторны бик еш туктатырга туры килә. Рушан шул арада икенче бер тракторда басу буйлап таралып яткан печән төргәкләрен төяп, хуҗалыкның азык дворына озатырга да өлгерә әле. Җаваплы көннәрдә механизаторлар эш белән санашып тормый шулай хуҗалыкта. Гомумән, ел әйләнәсе тырышып хезмәт куя алар.
Бу көннәрдә хуҗалыкның башка бүлекчәләрендә дә азык әзерләү оешкан төстә бара. Хуҗалыкта бүгенге көндә 4500 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуңа кышын азык та мулдан кирәк булачак.
Азыкны югалтуларсыз һәм сыйфатлы әзерләүгә дә игътибар зур “Нурлат сөте”ндә. Югалтуларны киметү өчен печән әзерләү эшен нигездә иртәниртүк – 4тән 9га кадәр һәм кичке якта – 6дан 12гә кадәр оештыралар. Мул уңыш алу өченаларны яңартып торырга кирәк дигән кагыйдәне дә истә тотып эшлиләр. Ел саен күпьеллыкларның 30 процентка якыны яңартыла хуҗалыкта. Бу исә елдан-ел мул уңыш җыеп, үз терлекләрен җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Әнә, үткән елдан калган запаслары да 23 процентлап әле, быел 1 шартлы терлеккә төрле төрләрен исәпкә алып, 50-52 центнер азык әзерләүне бурыч итеп куеп эшлиләр. Җәен тырышып хезмәт куйганда гына кышын күңел тыныч булачак бит.