Шул көннәрдә Нурлат җирлекара китапханәсе үзенең “үзенчәлекле” китап укучыларын чарага чакырып, биредә алар өчен тудырылган яңа мөмкинлекләр белән таныштырды.
“РИТЭК”ның “ЛУКОЙЛ” ПАОсы социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында откан грант ярдәмендә биредә начар күрүче кешеләр һәм арбада хәрәкәтләнүче инвалидлар өчен кулай тирәлек булдырганнар. Ул керү төркеменнән үк башлана, аңа исә тактиль плитәләр түшәлгән юл салынган.
– Махсус ачык сары төс куркыныч зоналарны билгели, хәрәкәт юнәлешен һәм киртәләрне күрсәтә. Үзәк керү ишеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм йөзеннән китапханәчеләрне чакыру системасы белән җиһазланган. Йөрергә җиңел булсын өчен култыксалар куйдык, кирәк булганда баскычтан менү-төшү дә көйләнә, – дип мөмкинлекләре чикләнгән китап укучылар өчен яңа шартлар белән таныштырды китапханә директоры Роза Липатова.
Биредә хәтта санитария-гигиена бүлмәсе дә арбада хәрәкәтләнүче һәм терәк-хәрәкәт аппаратлары бозылган кешеләр өчен аларның үзенчәлекләрен истә тотып җиһазланган. Тулаем, бу – киртәсез тирәлекне җиһазлау буенча комплекслы якын килү, аның ярдәмендә инвалидлар тизрәк адаптация кичереп, биредә үзләрен ышанычлырак хис итәчәкләр.
Чара барышында беренче уңай фикерләр дә яңгырады. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфия Галәветдинова, “ТатРИТЭКнефть” ТППсының башлангыч профсоюз оешмалары рәисе Гүзәл Әһлиуллина, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешма рәисе Зинаида Богданова катнаштылар. Китапханәнең мөмкинлекләре чикләнгән китап укучылары үзләренең мавыгулары белән таныштырды. Биредә үк Ренат Юлдашевның “Мин шулай уйлыйм” дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы да тәкъдим ителде, ул китапханә тарафыннан “Нурлат литературный” авторлык проекты кысаларында басылган.
– Без китапханәдә китап укучыларның адреслы төркемнәренең мәдәни һәм рухи ихтыяҗларын тормышка ашыру өчен хәлебездән килгәннең барысын да эшләргә, уңайлы шартлар тудырырга һәм алар өчен ышаныч зонасына әйләнергә тырышабыз, – дип билгеләп үтте очрашу азагында Роза Харисовна.