Иске Чаллы мәктәбе яшь спортчылары белән данлыклы. Чаңгыда шуу, җиңел атлетика, волейбол, теннис, бадминтон – районда гына түгел, республика күләмендә һәм күрше өлкәләрдә дә спортның әлеге төрләре буенча үткәрелә торган ярышларда алар яуламаган биеклекләр бармы икән әле? Балалар мәктәптә 37 ел физкультура укытучысы булып хезмәт куючы Любовь Живодерова кул астындагы спорт секциясенә җан атып йөриләр һәм яңадан-яңа үрләрне яуларга омтылалар. Ә алдынгылар арасында, башлыча, тәрбиягә алынган балаларның булуын исәпкә алсак, мәктәптә уңышлы рәвештә тормышка ашырыла торган спорт сәясәтенең иң беренче чиратта тәрбияви роль уйнавын күрербез.
Мәктәптә Иске һәм Түбән Чаллы авылларыннан тәрбиягә алынган 19 бала белем ала. Алар яңа гаиләләренә төрле юллар белән килеп эләккәннәр. Берәүләр сабый чакларыннан ук ятимлек ачысын татып, беренче адымнарын балалар йортында ясаган, икенчеләре, тулы гаиләдә яшәп тә, әхлаксыз яшәү рәвеше алып барган әти-әниләре тарафыннан кыерсытылып үскән, кире кагылган... Төрле язмышлар, төрле тәрбия, холык-фигыль, әйләнә-тирәгә төрлечә мөнәсәбәт. Һәм менә әлеге бар яктан төрле дә, эчке кичерешләре буенча үзара охшаш та балалар, үзләре өчен яңа мохитка килеп эләккәч, югалып калалар, үткән тормышларында норма булып саналган кыйммәтләргә таяналар. Биредә аларга үзвакытында дөрес ориентирлар бирү, социаль тормышка яраклаштыру бик мөһим. Любовь Живодерованың мондый балалар белән эшләү тәҗрибәсе бик зур һәм ул үзенең уңыш формуласын да чыгарган.
– Тәрбиягә алынган балаларны социаль адаптацияләүдә спорт бик зур роль уйный, – дип фикерләре белән уртаклашты Любовь Аркадьевна. – Биредә физик һәм рухи чыныгу турында гына сүз бармый, ятим балалар, гадәттә, бу яктан бик көчле, нык, авыр шартларга җайлашкан булалар. Яшьтәшләре белән аралашу, уртак эшчәнлек, үзмаксат куелу, ярышларда катнашу, уңышка ирешү – теләсә кайсы очракта да уңай нәтиҗә бирә торган сәбәпләр шулар. Шуңа без тәрбиягә алынган балаларны башлангыч сыйныфлардан ук спортка тартырга, кызыксындырырга тырышабыз. Куелган хезмәт беркайчан да эзсез үтми. Хәтта иң өметсез дип саналган балалар да билгеле бер вакыт үтү белән рухи үзгәреш кичерә.
Ә яшь спортчылары белән мактанырлыгы бар мәктәпнең. Аларның исемнәрен Нурлатта гына түгел, күрше районнарда да яхшы беләләр: балалар укытучылары башлангычында бер генә ярышны да калдырмаска тырыша, һәм, гадәттә, Иске Чаллы мәктәбе командасы данын яклаучылар саны башкалар белән чагыштырганда күпкә артыграк була. Төрле дәрәҗәдәге медаль-грамоталарының исәбен дә югалтканнар инде спортчы егетләр белән кызлар. Хәер, бүләк-макталуларының саны ул кадәр үк әһәмиятле түгел булып чыкты, балалар бертавыштан диярлек җиңүләрнең үзеннән-үзе бирелүе, спорт белән яратып шөгыльләнүләрен белдерделәр. Ә балалар күңелендә спортка булган кызыксынуны Любовь Живодерова мәктәпнең тагын бер физик тәрбия укытучысы Юрий Марков, Түбән Чаллы башлангыч мәктәбендәге спорт секциясе җитәкчесе Геннадий Герасимов белән берлектә сүндермәскә тырыша. Мәктәпнең нәтиҗәләре ел саен яңартылып тора торган “Гиннес-шоу”ы үзе генә дә ни тора. Төрле физик күнегүләрне иң яхшы үтәгән укучылар урынын кемнең генә аласы килмәс икән. Стенада фотолары һәм казанышлары урнаштырылган мактау такталары әллә каян игътибарны җәлеп итеп тора. Ә “Рус көч сынашуы” конкурсында кем җиңәргә теләмәс? Ул да мәктәп күләмендә абруйлы чара. Мәктәп җитәкчелеге һәм коллективы ярдәме белән үткәрелә торган Кыш Бабай призларына чаңгы ярышлары, күңелле бәйрәмнәр, экскурсияләр, чәй өстәле тирәсендә аралашу – боларның барысы да, иң беренче чиратта, укучыларны үзара берләштерүгә юнәлтелгән. Буш вакытларын файдалы уздыручы, яраткан мавыгулары булган балалары өчен ата-аналарның да күңелләре тыныч.
Любовь Җиводерованың тәрбиягә алынган балалар белән эшләү күнекмәләрен, белемнәрен шәхси тәҗрибәсе дә баета. Аның йөрәге үзенең өч улыннан тыш, тагын ике ятимә кызны да сыендырган.
– 80нче елларда, Ульян физкультура техникумында белем алганда, җәй көне вакытыбызны спорт лагеренда үткәрә идек, – дип фикерләре белән уртаклашты Любовь Аркадьевна. – Шунда балалар йортында тәрбияләнүчеләргә карата мәрхәмәтсез мөнәсәбәт белән бик күп тапкырлар очрашырга туры килде. Шул вакытлардан ук йөрәгемдә ятим балаларга карата ниндидер җылылык бирү, яклыйсы килү теләге туды. Еллар үтеп, үз балаларым тугач та, бу хис онытылмады. Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортыннан алып кайтканда бүген инде 21 яшен тутырган бер кызым 4нче сыйныфта гына укый иде әле. Башта бик курыктым. Чөнки төрле көтелмәгән ситуацияләр, тискәре мөнәсәбәт, үзсүзлелек белән очрашырга туры килде. Кызларымның берсе, мисал өчен, безгә эләккәндә биш гаиләдә яшәп өлгергән булган. Әкренләп спорт секциясенә тарта башладым, яшьтәшләрен алар белән аралашырга күндердем, стимул булдырдым. Мондый балалар ятимлекләрендә гаепле түгелләр бит. Без аларны ничек бар, шулай кабул итәргә тиешбез. Тулы ышаныч, ихлас мөнәсәбәт белән генә язмыш тарафыннан кыерсытылган әлеге балаларның күңелләренә юл табып була.
Мәрхәмәтлелек, күңелдән чыккан яратуны балалар яхшы тоя. Ачык йөзле, ихлас, олы җанлы Любовь Живодерова эчке табигате белән дә, профессиональ осталыгы ярдәмендә дә балаларны файдалы шөгыльгә тарта, спорт белән кызыксындырып, шәхес буларак үсүләренә этәргеч бирә алган.