Хәрби хәрәкәтләр ветераннары бәйрәмгә чакыра

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

1 июль - Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне. Бердәмлек көне булып торган бу датаны Әфганстанда, Чечен, Белоруссия, Молдавия, Азәрбайҗан республикаларында, Литвада хезмәт итүчеләр билгеләп үтә. Әлеге дата уңаеннан якшәмбе, 1 июльдә  чаралар 9.00да шәһәр паркында митинг белән башланып китә. Чара 9.40 та үзәк стадионда футбол буенча иптәшләрчә матч һәм концерт программасы белән дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International