Кандидатларны праймеризда сайлаячаклар

2018 елның 26 июне, сишәмбе

2018 елның 9  сентябрендә узачак сайлауларда шәһәр һәм Киекле авыл җирлеге Советларына депутатлыкка кандидатларны “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә быел да алдан тавыш бирү юлы белән праймеризларда сайлаячаклар.

Шул көннәрдә бүлекчәнең сәяси советы утырышында алдан тавыш бирүләрне үткәрү буенча оештыру комитетлары формалаштырылды. Аларның рәисе итеп җирле бүлекчә секретарое Флюра Ногманова сайланды.

Шул ук көнне оештыру комитетларының утырышлары да үтте, анда 21 июльгә билгеләнгән праймеризларны оештыру һәм үткәрү буенча регламентлар расланды, сроклары һәм тәртибе билгеләнде.  Киекле авыл җирлеге Советына депутатлыкка канидидатуралар буенча алдан тавыш бирү 1нче номерлы, ә  шәһәр Советына депутатлыкка кандидатуралар буенча алддан тавыш бирү 9нч модель буенча үтәр дип көтелә. Шәһәр буенча алдан тавыш бирүдә 3000ләп сайлаучы тавыш бирү хокукына ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International