Республиканы лаеклы тәкъдим иткәннәр

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

“Нурлат урман хуҗалыгы”ның урман кисүчеләре “Урман кисүче-2018” халыкара чемпионатында республиканы тәкъдим иткәннәр һәм уңыш казанганнар.

15-16 июньдә Урман төбәк форумы кысаларында Кировта урман кисүчеләр арасында “Урман кисүче-2018” төбәкара чемпионаты узган. Анда татарстанлылардан тыш, Чувашия, Карелия, Түбән Новгород һәм Мәскәү өлкәләреннән командалар катнашкан. Татарстан командасын “Нурлат урман хуҗалыгы”ның урман кисүчеләре тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, нурлатлылар яхшы нәтиҗәләр күрсәткән: Николай Гришаков – 2нче, Олег Алексеев һәм иң яшь катнашучы Фидаил Адеев 3нче урыннарны яулаганнар. Абсолют беренчелектә Татарстан командасы 2нче урын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International