Балаларның җәйге ялларын кызыклы үткәрү өчен районда мөмкинлекләр бик күп. Мисал өчен, Колбай Мораса авылындагы Габдулла Кариев музеенда кызыклы экскурсия үтеп, бик күп файдалы мәгълүмат алырга була. Музей директоры Люзия Вәлиуллина сүзләренә караганда, шул көннәрдә биредә күрше Әлки районыннан да балалар булып, тәкъдим ителгән бай экспонатлар белән танышып киткәннәр. Тиздән җирле мәктәп укучылары белән берлектә чара үтәчәк.