Без сәламәт тормыш яклы!

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Халыкара наркотикларга каршы көрәш көненә багышлап 30 майдан 30 июньгә кадәр үтә торган традицион акция чәршәмбе көнне үзәк мәйданда иртәнге массакүләм зарядка белән башланып китте.

Кояшлы чәршәмбе иртәсендә балалар да, хезмәт коллективлары да Мәдәният сарае каршысындагы мәйданчыкка ашыкты. Мәктәптә дәресләр һәм кабинетларда эш көне башланганчы ачык һава астында зарядка ясау – кәефне күтәрә һәм көн буена җитәрлек дәрт бирә торган чара бит. Шәһәрнең 1нче мәктәбе 4А сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гүзәлия  Фәйзуллина җитәкчелегендә бергәләшеп килеп, беренче рәткә тезелештеләр. Һәм  гади генә элементлардан башланып югары темплы күнегүләр белән тәмамланган зарядкага иярделәр. “Мондый гомумшәһәр зарядкасында беренче тапкыр катнашабыз. Шулкадәр кеше белән бергәләшеп күңелле музыка асында зарядка ясау бик күңелле булды. Биредә катнашып, үзебезнең тату һәм спорт белән дус сыйныф икәнлегебезне күрсәттек”, – дип соңыннан тәэсирләрен уртаклаштылар укучылар.

Чираттагы массакүләм зарядканы үткәрүнең төп максаты да – мәктәп укучыларын һәм өлкәннәрне дә сәламәт яшәү рәвешенә тарту, наркотикларга каршы акциягә шәһәрлеләрнең игътибарын җәлеп итү. Ай дәвамында исә мондый чаралар бик күп үткәреләчәк әле. 

  • Бүген старт ала торган акциябез чорында белем бирү учреждениеләрендә, мәктәп яны, сәламәтләндерү лагерьларенда, мәдәният учреждениеләрендә сәламәт яшәү рәвешенә пропагандалаучы һәм яман гадәтләрдән баш тартырга чакыручы чаралар оештырылачак, ди  районның наркотикларга каршы комиссиясе секретаре Гөлнара Исхакова. Шөкер,  районда мондый юнәлештәге мәдәни-спорт чаралары бик еш үткәрелә һәм алар нәтиҗәле дә. Бүгенге көндә районда үсмерләр арасында наркотиклар кулланучылар булмавы да шул хакта сөйли.

15 минутлык зарядка күнегүләре кем өчендер җиңел генә булса, кайберәүләр азактан бераз арыганлык кичергәннәрен һәм инде иртәгедән көндәлек зарядкаларны башлап җибәрәчәкләрен әйттеләр. Ә иртәне күнегүләрдән башлап җибәрү бик файдалы. Әнә, иртәнге зарядканы алып барган Ольга Ильина иртән 5 минутлык зарядка да организмны уятып кына калмый, көн буена җитәрлек көч һәм кәеф тә бирә, ди. Ә дуслар һәм хезмәттәшләр белән үткән массакүләм зарядка бигрәк тә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International