Нурлатта РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның кабул итүе үтте

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Бүген, 29 майда, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның чираттагы кабул итүе нурлатлыларның зур активлыгы белән үтте. “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә депутат кабул итүенә  төрле сораулар белән 20 нурлатлы язылган иде, 15се шәхсән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьләрнең тематикасы да гадәттәгечә төрле булды. Нурлатлылар депутаттан торак шартларын яхшырту, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт, шәһәрдә һәм авылларда  юллар төзелеше һәм ремонты һәм иҗтимагый һәм шәхси характердагы башка мәсьәләләрдә ярдәм итүен сорадылар. Мәсәлән, тимер юлчылар микрорайонында урнашкан шәһәрнең беренче мәчете вәкилләре дин йортына капиталь ремонт ясауда ярдәм сорап килгән, бер төркем нурлатлыларны субсидияләр түләүдә килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар борчый, җирле авторга чираттагы китабын чыгаруда финанс ярдәме кирәк...  Кабул итүдә  район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов катнашты, төрле служба  белгечләре чакырылган иде, бу кайбер сорауларга урында ук ачыклык кертергә ярдәм итте.  Кергән сорауларның берсе дә игътибарсыз калмады, алар  буенча консультацияләр, аңлатмалар бирелде, кайберләре буенча депутат запрослары ясатылды, бер өлеше эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International