Дүшәмбе көнне, мәсәлән, район буенча 3100 гектарда чәчү эшләре үткәрелгән. Бүгенге көнгә сабан культуралары барлык мәйданнарның 56 процентында чәчелгән. Бөртеклеләрне чәчү 81, шикәр чөгендерен чәчү 91 процентта тәмамланган. Эш темпы “Сөләйманов Ә.И” КФХсы, “Южная” АФсы һәм “Аграрий” хуҗалыгында югары.