Узган шимбәдә Яңа Иглай мәктәбе базасында якташыбыз, танылган футболчы Галимҗан Хөсәенов истәлегенә традицион футбол турнирында быел 10 команда катнашты. Районда 2002нче елдан үткәрелеп, футболчының туган авылында 2013нче елдан оештырылучы турнирда катнашучы командаларның саны ел саен арта бара. Быел да ярышлар зур көндәшлек шартларында үткән. Әмма моңа кадәр ике ел рәттән турнир җиңүчеләре булган Яңа Иглай командасы быел да беренчелекне берәүгә дә бирмәгән. Икенче урында – Якушкино, өченчедә Егоркино командалары. Трунирның иң яхшы уенчысы дип Яңа Иглайдан Рәсүл Маняпов, иң яхшы сакчысы дип Егоркинодан Виктор Мандрейкин, иң яхшы капкачысы дип Якушкинодан Никита Федоров табылган. Турнирны оештыруга мәгариф бүлеге җитәкчесе Линар Маняпов, “Факел” футбол командасы тренеры Марат Хәмидуллин һәм Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәнәфиев ярдәм күрсәткәннәр.