Кубок иясе ачыкланды

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Районның шахматчылар клубында Нурлат районы һәм шәһәре Кубогы  җиңүчесе ачыкланды. Быел да  әлеге исемгә Кубокның үткән елгы җиңүчесе Григорий Ермолаев лаек булды. Финалда ул оста шахматчы Владислав Герасимов белән очрашты. Шахматчылар клубында шулай ук халыкара шашка буенча Нурлат шәһәре чемпионаты җиңүчеләре дә ачыкланды. Быел биредә беренче тапкыр Рафаил Әюпов җиңүче булып калды. Икенче урында – узган елгы чемпион Алексей Матавин, өченчедә – Сергей Зайцев. Шахмат һәм шашка сөючеләр 9 май көнне үзәк мәйданда Җиңүнең 73 еллыгына багышлап үткәрелгән турнирда да актив булдылар. Биредә Владислав Герасимов – беренче, Сергей Анисимов – икенче, Иван Прокопьев өченче булды. Шашкада призлы урыннарны Алексей Матавин, Олег Павлов һәм  Сергей Зайцев бүлештеләр. Күптән түгел исә шашкачылар двоеборье буенча республика  беренчелегендә дә катнашып кайтты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International