Нурлат районының Фома мәктәбе укучылары “Тамчы-шоу”да катнашты

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

 Фома мәктәбе укучылары узган ял көннәрендә Казанда “ТНВ” телерадиокомпаниясенең  “Тамчы-шоу” тапшыруында катнашып, җиңү яулап кайттылар. Мәктәп укучыларының бу икенче тапкыр әлеге телетапшыруда катнашуы.   Бу юлы аларның  көндәшләре Биектау районы Мүлмә мәктәбенең “Ялкын” командасы булган. Фома мәктәбенең  “Нурлы як йолдызлары” командасы әгъзалары  Зилә Зарипова, Рәсим  Хисмәтов, Ләйсән Гомәрова 26га 25 исәбе белән җиңү яулаганнар. Ә тапшыруны сентябрь аенда карап булачак. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International