Быел Нурлатның спорт дөньясында яңа традициягә нигез салынды – район мәктәпләрендә белем алучы кызлар командалары арасында Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге кубогына беренче тапкыр футбол ярышлары үтте. Мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылган ярышларда шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 11 кызлар командасы катнашкан. Спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин әйтүенчә, кызлар арасында футбол ярышлары оештыру инициативасы белән 8нче мәктәп укучылары чыккан. Беренче турнирда җиңүне дә инициаторлар үзләре яулаган. Икенче урында – Каравыл Тавы, өченчедә – Яңа Иглай мәктәпләре командалары.