26 апрель – Халыкара радиация һәлакәтләре һәм фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне иде

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Әлеге дата уңаеннан кичә социаль яклау идарәсендә техноген һәлакәтләрдән зыян күргән кешеләр (Чернобыль АЭСында, “МАЯК” җитештерү берләшмәсендә һәм Семипалатинск полигонында һәлакәтләрне ликвидацияләүдә катнашучылар), шулай ук аларның толлары җыелды. Бүгенге көндә районда бу категориягә караучы 36 кеше яши.

– Барлык катнашучылар, инвалидлар,  туендыручыларын югалткан гаиләләр үзләренә закон буенча тиешле социаль яклау чараларыннан файдалана. Болар – торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә һәм категорияләрдән чыгып – сәламәтләндерүгә, туклануга, сәламәтлеккә килгән зыянны каплауга субсидияләр алалар, – ди Республика матди ярдәм үзәгенең Нурлат районындагы 33нче бүлекчәсе мөдире Әлфия Сараева.

Еллык чара быел җыелыш рәвешендә үтте. Социаль яклау идарәсе начальнигы Оксана Терентьева аларның көнкүреше һәм сәламәтлеге белән кызыксынды, шулай ук район башкарма колмитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшинның  авария һәлакәтләрен бетерүчеләргә  кыюлыклары һәм фидакарьлекләре өчен белдерелгән җылы сүзләрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды. Техноген һәлакәтләрне ликвидацияләүдә катнашучыларның Нурлат җәмгыяте рәисе Фоат Галәветдинов бу категория кешеләргә кагылышлы яңалыклар белән таныштырды. Биредә үк дөньядан китүчеләрне дә искә алдылар, аларның саны 17әү районда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International