“ЭКОяз2018”

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Сыерчыкларга – сәгатьле оя Татарстанда игълан ителгән санитар-экологик икеайлык уңаеннан дәвам итүче “ЭКОяз2018” конкурсына Нурлаттан Фадеевлар гаиләсе дә кушылды. Алар конкурсның “Экогаилә” номинациясен сайлаган.

Гаиләдә бишәү алар. Бүгенге көндә инде ике уллары читтә – Киров һәм Тольятти шәһәрләрендә яшәсә дә, икеайлыктан берәү дә читтә калмаган. “Санитар-экологик  эшчәнлеккә кайда да урын бар. Бу эштә кайда яшәвең түгел, ә аның чын күңелдән башкарылуы барыннан да мөһим”, – дип саный гаилә әгъзалары.

Санитар-экологик эшчәнлек, табигатьне ярату  исә гаилә  өчен икеайлык кысалары белән генә чикләнми. Өйдә дә, мәктәптә, колледжда, хәтта эш урыннарында да һәркайсы бу юнәлештә актив эшчәнлек алып бара. Мәсәлән, гаиләнең иң кечкенә әгъзасы  Оля 3нче мәктәпнең 5нче сыйныфында укый. Табигатьне, йорт хайваннарын ярата ул. Ишегалдындагы ике эт һәм өйдәге ике песи, әкәм-төкәмнәр, әрләннәр аның кайгыртуы астында. Сыйныфташлары белән өмәләрдә актив катнашкан, күптән түгел исә әти-әнисе белән бергәләшеп ясаган үзенчәлекле сыерчык оясын мәктәп бакчасына илтеп элгәннәр.

  • Сыерчык оясына стена сәгате беркетеп куярга карар кылдым. Ул сыерчыкларның безнең мәктәп бакчасында яшәгән вакытын санап барачак, ди кыз.

Гаилә башлыгы Николай Викторович та  әйләнә-тирә мохитны саклауга  үзенчәлекле өлеш кертә. Эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә ул. Аның шәхси предприятиесе пыяла кисү буенча хезмәт күрсәтә, әмма калган материаллар – пыяла кыйпылчыкларын чыгарып ташлау ягында түгел. Төрле төсләрдәге кыйпылчыклардан мозаикалар тезә, төрле фигуралар ясый. Шулай итеп, табигать тә  пычранмый, тирә-юньдәгеләр гап-гади материаллардан ясалган гаҗәеп кул эшләнмәләрен күреп, хозурланалар. Ә гаилә башлыгының эш машинасын бу көннәрдә “Экояз”ның “Айда, выходи” шигаре бизи. 

Әниләре Татьяна Зиновьевна исә гаиләне төрле идеяләр белән баетып, яңа проектларда катнашуга рухландырып торучы. Хәер, гаиләне генә түгел. Үзе җитәкли торган “Шикәрчеләр заводы” ТОСы белән дә төрле экологик чараларны еш үткәрәләр. Быел республика конкурсында икенче урын өчен Грантның бер өлешен  шикәрчеләр бистәсеннән тимер юлчылар мирорайонына чыга торган җәяүлеләр күперен “Экокүпер” итеп үзгәртүгә тотмакчылар. Анда чыдам яктырткычлар, куркынычсызлык җәһәтеннән яңа култыксалар ясарга, тирә-ягын чистартырга планлаштыралар. Грант акчаларын микрорайонда  балалар өчен уен мәйданчыклары ясауга, ишегалларын төзекләндерүгә дә юнәлтергә дигән ниятләре дә бар. Икеайлык дәвамында исә экологик чистартуга юнәлдерелгән чараларны да күпләп оештырачаклар, яңа паркларны яшелләндерүгә  дә өлеш кертәчәчкләр.

Экологик икеайлыкка Киров шәһәрендә яшәүче уллары Борис ишегалларында яшәүчеләр  арасында өмә оештырып кушылса, Тольяттида белем алучы Данила колледжда Татарстанда узучы “ЭКОяз” турында сөйләп, санитар чистартуга крусташларын да җәлеп иткән. Әлбәттә, гаилә әгъзалары быел да бергәләшеп өмәләрдә, агач утырту эшендә катнашачаклар. Анысын табигать шартлары җайлану белән күршеләрен дә чакырып оештырмакчылар. “Акциягә шәһәрдә һәм авылларда яшәүче һәркем кушылса, һәр ишегалдында, урамнарда тәртип булыр, үзебез яши торган мохит күпкә үзгәрер, ямьлерәк булыр иде”, – диләр алар.

 Ә Фадеевлар күптән түгел гаиләләре белән пыяла кисәкләреннән  аккош ясадылар. Чисталыкны гәүдәләндерүче  аккош узган елдан бирле “ЭКОяз”ның символы булып санала һәм, әйтерсең, һәр татарстанлыны икеайлыкта актив катнашырга чакыра бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International