Безгә музей язы ашыга

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Бу атнада Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда “Бүләк итү көннәре” акциясе башланып китте. Быел ул ВЛКСМның алда торган  юбилеена багышлана һәм “Комсомол – минем язмышым” темасы буенча үтә. Инде киләсе атнага ук биредә “Музейлар язы-2018” еллык акциясе үтәчәк. Бу көннәрдә музейга килүчеләрне төрле чаралар: тантаналы төстә паспортлар тапшыру, балалар рәсемнәре һәм рәссам Юрий Будяшкинның картиналары күргәзмәләре, “Ленин шимбә өмәсендә” экспозициясе, әдәби-музыкаль  салон, “Зирәклек” хатын-кызлар клубы утырышлары һәм  башкалар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International