"Кизләү мәдрәсәсе: гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы" темасы астындагы III Укулар бөек татар мәгърифәтчесенең ватанында үтәчәк.
3 майда Нурлат районының Кизләү авылында Әхмәтзәки хәзрәт Сәфиуллин истәлегенә багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Кизләү мәдрәсәсе: гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы" темасы астындагы III Укулар бөек татар мәгърифәтчесенең ватанында үтәчәк.
Быелгы укуларда катнашучы дин әһелләре мәгърифәтченең туган төбәгендә җыелачак. Шунысы игътибарга лаек, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинның тууына 120 ел тулуга багышланган беренче укулар 2016 елда Нурлат районы Колбай Мораса авылында үткәрелгән иде. Икенче укулар узган елны Казан шәһәрендә узды, диелгән әлеге хәбәрдә.
Әлеге конференциянең максаты булып – XX йөз татар дин эшлеклесе Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинның идеяләрен һәм аның татар мәгърифәтчелеге үсешенә керткән бөек өлешен популярлаштыру тора.