12 апрель – Космонавтика көне

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Узган шибәдә Самара шәһәрендә Космонавтика көненә багышлап үткән III ачык җиңел атлетика йөгерешендә катнашучылар географиясен тәшкил иткән 50дән артыграк шәһәр арасында Нурлат та бар иде. “Галәми йөгереш”тә Нурлат исеменнән  бүгенге көндә Казанда яшәүче якташыбыз  Наил Нәбиуллин белән Гөлчәчәк Хисмәтова чыгыш ясадылар. Алар икесе дә җиңел атлетика белән актив шөгыльләнәләр һәм төрле ярышларда һәрдаим катнашалар.  1000нән артыграк спорт сөюче катнашкан Самара йөгерешендә исә  Наил – 10, Гөлчәчәк 5 километрлы дистанцияләрдә көч сынашкан.

  • Йөгерешчеләр өчен маршурт Самараның иң матур районнары буйлап төзелгән иде. Трасса җиңел булды дип әйтмәс идем, чөнки күтәрелешләр дә шактый булды, – ди Наил. – Әмма бу юлы үземнең шәхси рекордымны яхшыртып, 44 минут эчендә 73нче булып килеп җитә алдым. Йөгерештә катнашу безгә Татарстанны, башкалабыз Казанны, Нурлатыбызны тирә-як өлкәләрдә таныту ягыннан мөһим. Финишка Татарстан әләмен күтәреп килеп кердек һәм Самара өлкәсендә, башка шәһәрләрдә яшәүчеләрне 20 майда үтәчәк Казан марафонында катнашырга чакырдык.

Ә Самарадагы Космонавтика көненә багышланган йөгереш белән Наилне тагы бер мөһим нәрсә – аның астрономия белән кызыксынуы да бәйли булып чыкты. Баксаң, әле бала чагыннан серле космос дөньясы, планеталар, йолдызлар кызыксындырган аны.

– Бу мавыгуымның кайдан барлыкка килүен дә төгәл генә әйтә алмыйм. Әмма бала чагымнан космос, ракетага утырып галәм киңлекләрендә очарга хыялландым, – ди Наил. – Әти-әниемнән энциклопедияләр, китаплар алдыра идем, алар аша космос турында бик күп белем тупладым. Әтиемнән биноколь алдырып, күктән йолдызларны күзәтүемне яхшы хәтерлим. Балачак хыялым әлегә чынга ашмаса да, күңелемдә галәм белән кызыксыну әле дә яши. Мин төнге күктән йолдызларны, йолдызлыкларны күзәтергә, фантастик әдәбият укырга, фильмнар карарга яратам. Мәктәпне тәмамлагач авиация институтында укуым да берникадәр әлеге мавыгум белән бәйле булгандыр, мөгаен. Һәм космос турында хыялымнан да әле баш тартырга җыенмыйм  – телескоп алып, бу хакта белемнәремне арттырырга, яңа планеталар, йолдызлар ачарга хыялланам. Космос дөньясы серле – ачылмаган планеталар да, йолдызлар да бар әле. Бәлки аларны миңа ачарага насыйп булыр һәм аларга туган җирем Нурлатның да исемен бирермен. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International