3 март, шимбә көнне, Иске Чаллы авылында Советлар Союзы Герое Николай Синдряков истәлегенә традицион чаңгы ярышлары үтәчәк. Быел чаңгы ярышлары 42нче тапкыр үткәрелә һәм анда елдагыча нурлатлылар белән бергә күрше районнар һәм төбәкләрдән дә чаңгычылар актив катнашыр дип көтелә. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.