Район хуҗалыкларында бу көннәрдә тәүлегенә 95,8 тонна сөт җитештерелә. Бу узган елның шул чорына карата 101 процент. Иң күп сөт “Южная” АФсы һәм “Сөләйманов Ә.И” КФХсында савыла – 23658 һәм 23467 кг. “Нурлат сөте”ндә тәүлек савым – 19940, “Агропродукт”та – 9220, “ИРС”та – 3000, “Аграрий”да 2620 кг. тәшкил итә. Тулаем савымга гаилә фермалары да сизелерлек өлеш кертә – аларда көн саен 13 тоннадан артыграк сөт савыла. Район буенча бер сыерга уртача тәүлеклек савым – 13, 1 кг.