Нурлатта тыл хезмәтчәнен котладылар

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Кичә, 18 февральдә, Нурлатта гомер итүче Хәдичә Вәгыйзь кызы Әхмәтҗанова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны район башлыгы вазифаларын башкаручы Флюра Ногманова котлады, РФ Президенты Владимир Путиннан Котлау хаты һәм Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Әхмәтшин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Флюра Рәшитовна тыл хезмәтчәне белән соклануын белдереп, аңа саулык-сәламәтлек, шатлыклы көннәр теләде.
Хәдичә Әхмәтҗанова 5 бапла тәрбияләп үстергән, бүген 15 оныгына һәм 18 оныкасына шөкерана итә. Бүген ул үткәнен хөрмәт белән искә алып, хәзерге көненә шөкер итеп гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International