Узган җомгада Россия пенсионерлар Союзының Нурлат районы буенча җирле бүлекчәсе хисап-сайлау конференциясе үткәрде. Көн тәртибенә ике мәсьәлә – пенсионерлар Союзы җирле бүлекчәсенең эшчәнлеге турында хисап һәм бүлекчә рәисен яңадан сайлау куелган иде. Беренче мәсьәлә буенча җирле бүлекчә рәисе Евгений Савинов чыгыш ясады.
– Бүген бүлекчәдә 308 кеше исәпләнә, – диде ул. – Бүлекчә Пенсия фондының район идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли, район җитәкчелегеннән дә ярдәм ала. Пенсионерлар Союзы активистлары өлкән яшьтәге гражданнар арасында пенсия законнары, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлекләре турында мәгълүмати-аңлату эшләре алып баралар.
Шулай ук ул райондагы бер генә спорт ярышларының да ветераннардан башка үтмәвен ассызыклады. Алар шахмат-шашка турнирларында да уңышлы катнашалар. Мисал өчен, узган ел Аксубайда үткән зона турында шахматчылар 1нче урын яулаганнар. “Өченче яшь” пенсионерлар спартакиадасында да җиңүчеләр бар: Владимир Шугаев йөзү буенча уңышка ирешсә, Александр Климов дартс буенча иң яхшысы булган. Өлкән яшьтәге гражданнар Өченче яшь университеты кысаларында компьютер грамотлылыгы нигезләрен дә өйрәнәләр. Узган ел, мисал өчен, 42 кеше шундый белем алган. Алар комьютерда төрле яклы белемнәрне сынау буенча республика конкурсында, ике ел рәттән “Интернетка рәхмәт” пенсионерларның шәхси казанышлары Бөтенроссия конкурсында катнашканнар.
Икенче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова чыгыш ясады. Гомумтавыш бирү белән җирле бүлекчә рәисе итеп яңадан Евгений Савинов сайланды. Конференция барышында пенсионерлар үз сорауларына җаваплар да ала алды. Аларның кайберләре Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Рушания Шакировага юлланган иде. Ул конференциядә катнашып, барлык сорауларга да җаваплар бирде.
Конференциядә Пенсионерлар Союзы бүлекчәсенең хисап чорындагы эше канәгатьләнерлек дип табылды.