17 февральдә Чулпан авылында Чечнядагы хәрби вакыйгаларда һәлак булган Рәис Вәлиәхмәтов истәлегенә традицион волейбол турниры үтәчәк. Бер үк вакытта мәктәп шугалагында мәктәп командалары арасында хоккей ярышлары да оештырыла. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.