Ел саен Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховка 100дән артык нурлатлы мөрәҗәгать итүен исәпкә алсак, депутатның быелгы эш графигы да тыгыз булырга охшаган. Чөнки елдан-ел тормыш шартлары яхшырып, шәһәр һәм авыл инфраструктурасы үсеш кичерсә дә, кешеләрнең проблемалары кала әле. Менә узган атнаның җомга көнендә үткән депутат кабул итүенә дә 9 кеше язылган иде. Аларның һәркайсы үз сорауларына җаваплар алды.
Җирле шагыйрь бу көннәрдә чираттагы китабын бастыру мәсьәләсе белән мәшгуль. Үзенең күпчелек әдәби-нәфис басмаларының берсен ул Илгиз Салихов ярдәме белән чыгарган булган инде. Депутатның консультациясе һәм киңәшләре бу юлы да чираттагы китап басылуга ярдәм булырдыр.
Гадәттәгечә, сораулар төрле характерда була. Янгын нәтиҗәсендә йорт-җирсез калган кешеләрнең коллектив мөрәҗәгатен Илгиз Салихов кабул итүдә катнашкан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин белән бергә карады. Нәгыйм Салихович мәсьәләнең чишелүен әйтте, дерпутат та ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Нурлатлы пенсионер, II төркем инвалид ханым да Илгиз Салиховның ярдәмен көтә. Аның матди хәле авыр, чөнки ул кыйммәтле дару препаратлары сатып алырга мәҗбүр. Ветеран чик сакчылары исеменнән кабул итүгә килгән шәһәрленең үтенече дә тыңланды, ул чик сакчылары аллеясен төзекләндерүдә ярдәм сорады. Бу теләк депутатны да, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен дә битараф калдырмады. Бер шәһәрле ханым җир участогына милек хокукын теркәү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Аңа әлеге сорау буенча консультация бирелде, күпфункцияле үзәктән рәсми җавап алырга киңәш ителде. Әлеге мәсьәләне депутат үз контроленә алды. Телестудия урамында яшәүче шәһәрлене дә депутатка мөһим мәсьәлә китергән – аларның урамында канализация системасы юк һәм ул су белән тәэмин ителми. Моңа ул шәһәр башкарма комитеты җитәкчесеннән җавап алды. “Әлеге мәсьәләнең чишелеше быелгы бюджетка салынган”, – диде ул.
Бу көнне республика Дәүләт Советы депутатына башка сораулар да бирелде, сайлаучылар һәрберсе буенча консультацияләр алды. Кабул итүдә шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитетының җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Эльвира Бәхтиярова да катнашты.
ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов чираттагы кабул итүен март аенда үткәрәчәк. Гадәттәгечә, аның көне һәм вакыты турында нурлатлыларга алдан хәбәр биреләчәк.