Иң яхшы педагог – психологны ачыкладылар

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Һөнәри осталык буенча “Педагог-психолог - 2018” республика конкурсының муниципаль турында “Ышаныч»  үзәге педагог – психологы Надежда Зайкова  җиңүче булды. Шәһәрнең 1нче уррта мәктәбе базасында узган конкурста  районнан  дүрт педагог-психолог катнашты.

-Безне бер максат берләштерә – лаеклы гражданнар тәрбияләп үстерү, – ди җиңүче. – Сыйныф җитәкчесе, педагог-оештыручы, өстәмә белем бирү укытучысы, педагог – психолог, логопед – болар балаларга тәрбия бирүче, укучылар арасындагы уңайлы мохит өчен җаваплы кешеләр.  Коррекцияләүче мәктәп – интернат педагог – психологы Гөлназ Фәйзуллина 2нче урынны яуласа, психологик-педагогик ярдәм күрсәтүче “Ышаныч» үзәге педагог – психологы Александр Орехов  өченче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International