Урамда карлы кыш хакимлек итсә дә, район хуҗалыкларында инде язгы чәчү турында ныклап кайгырталар. Мәсәлән, бу көннәрдә хуҗалыкларда бюджет хисабына бирелгән ашламалар ташуны төгәлләп киләләр. Быел районга 1100 тонна аммиак селитрасы бүлеп бирелгән. Шулай итеп, район буенча көздән кертелгән ашлмаларны да кертеп, һәр гектарга 16,8 кг. өстәмә сый әзерләнгән. Ашламаны исә быел да һәр гектарга 80 кг.нан да ким булмаган күләмдә кертү бурыч итеп куела.