Бу атнада Нурлат КВН рухында яшәде дип әйтергә мөмкин. Чөнки 4 көн дәвамында шәһәр Мәдәният сарае базасында КВН буенча чемпионатның зона туры узды. Республиканың Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә, Аксубай, Спас һәм Нурлат командалары республиканың тәҗрибәле КВНчылары кул астында әлеге уенның серләренә өйрәнделәр.
Нурлат студентлары исә чемпионатка бик зур әзерлек алып барганнар, аларның чыгышы төрле, шул исәптән җирле темаларга да шаяруларны үз эченә алган. Сәламләү, музыкаль номер һәм разминка бүлекләрендә исә аларга төрле яклы сәләтләрен – шаянлык, тапкырлыкларын гына түгел, сәхнә осталыкларын да күрсәтергә туры килде. Әмма Нурлат студентлары өйдә кем хуҗа булуын раслый алдылар – 13, 8 очко белән “НАТс” беренче урынга чыкты һәм супер-финалга юллама алды. Алга таба аларга Баулы, Буа, Байлар Сабасы, Әтнә районнары командалары белән көч сынашырга туры киләчәк. Гомумән, финал уены бу көнне тамаша залын тутырып утырган Нурлат яшьләре һәм укучыларының күңеленә хуш килде.
Республикада КВН буенча мондый Чемпионат әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, районнарда КВН хәрәкәтен үстерү, күбрәк яшьләрне бу хәрәкәткә җәлеп итү, аларның тормышын җанландыруны максат иткән чемпионатның зона турлары оешкан төстә үтә.
Шулай итеп, КВН тәмам... Әмма Нурлат студентлары өчен, җырдагыча, башлана гына әле ул. Чөнки алда аларны супер-финал көтә.