Шул көннәрдә Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге ветераннар советының отчет-сайлау җыелышы үтте.
Безнең ветераннар Советы 119 пенсионерны берләштерә, 69ы – служба ветераннары. Әле 2016 елда гына алар 48әү иде, тагы 1 ел да 9 ай эчендә аларга тагы 25 кеше өстәлде, – дип кайбер саннарны китерде Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлегенең ветераннар советы рәисе Александр Мясников.
Ул шулай ук музей ачу турындагы планнары белән дә бүлеште: тематик стендлар, экспонатлар, служба ветераннары Втктор Изотов, Владимир Иванов, Ренат Тимерҗанов, Рафат Низамовка багышланган хәтер тактасы әзер икән инде. Александр Мясников бүлек ветераннарының районның иҗтимагый тормышында актив катнашуларын билгеләп үтте. Аларның 14се халык дружиналары бүлеге әгъзасы, яшьләрне патриотик тәрбияләүдә, үсеп килүче буын белән һөнәри ориентлашу эшен оештыруда катнашалар. Аның чыгышын районның ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Разия Садретдинова тулыландырды. Биредә үк ветераннар советы рәисен сайлаулар да үтте, катнашучылар бертавыштан Александр Мясниковны калдыру өчен тавыш бирделәр.
Советның аеруча актив әгъзалары – Марс Зәйниев, Владимир Матюшкин, Хәлил Зарифуллин, Людмила Щекач, Владимир Трифоновны ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм эчке гаскәрләр ветераннары советының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Радик Хәнәфиев совет милициясе оешуга 100 ел юбилей медаленә лаек булды.