Кыенлыкларга да карамастан, “Нурлатнефть” НГДУсының эш нәтиҗәләре сөенечле: нефтьчеләр коллективы билгеләнгән бурычлар һәм планнарны лаеклы үтәгән.
“Нурлатнефть” НГДУсы хезмәт коллективының йомгаклау конференциясендә баш инженер – начальникның беренче урынбасары Равил Әхмәдиев китергән саннардан чыгып та шулай дип әйтергә мөмкин. Ул 2017нче елның идарә өчен киеренке, катлаулы, әмма шул ук вакытта нәтиҗәле дә булуын билгеләп үтте: НГДУның барлык чыганакларыннан 2 млн. 210 мең 334 тонна традицион нефть чыгарылган, бу 2016нчы елдагыга караганда 19577 тоннага артыграк.