Ел укытучысын сайладылар

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Укытучылар арасында һөнәри осталык буенча район бәйгесенең  муниципаль этабында районның 9 белем бирү оешмасыннан 17 мөгаллим катнашты. Экспертиза нәтиҗәләре буенча “Ел укытучысы-2018“ исеменә  өч мөгаллим – шәһәрнең 8нче урта мәктәбенең физик культура укытучысы Анатолий Григорьев, гимназиянең инглиз теле укытучысы Рәйсә Хисмәтова һәм «Педагогиг дебют» номинациясендә шәһәрнең 8нче урта мәктәенең тарих укытучысы  Татьяна Кузьмина  лаек булдылар.

Бүләкләү тантанасы шәһәрнең 9нчы мәктәбендә узды. Бәйгедә катнашучыларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Линар Маняпов, аның урынбасары Гөлфия Гафурова, профсоюзлар җитәкчесе Фәридә Сәгыйрова котладылар.

 Бәйгедә катнашучы 17 мөгаллим дә барлык  4 этапны уздылар, - ди район мәгари бүлеге җитәкчесе Линар Маняпов. -  Дәрестән бер мизгел һәм методик семинар тәкъдим иттеләр, мастер-класслар бирделәр, педагогик совет утырышы уздырдылар. Алар дәрес алып барып кына калмаганнар, “укучыларга“ биремнәр таратып, жюри әгъзаларын да уйланырга мәҗбүр иттеләр. Бу шундый мавыктыргыч һәм кызыклы килеп чыккан. Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, педагогик  эшчәнлек тәҗрибәсе  бәйгедә мөһим роль уйнаган, хәзерге заман укытучысы креатив, ачык һәм мавыктыргыч булырга, заманча һәм нәтиҗәле белем бирү алымнарын кулланырга тиеш. 

 – Мөгаллимлек өлкәсендә тәҗрибәм зур, – дип тыйнак кына белдерде бәйге җиңүчесе Анатолий Григорьев. – Бәйгедә икенче тапкыр катнашам, 2000 елда катнашып бәйгенең Бөтенроссия этабына кадәр җиткән идем. Конкурста катнашу миңа кызыклы очрашулар, көрәш азарты да бирде.

Ә менә ул эшләгән шәһәрнең 8нче мәктәбендә Анатолий Григорьев бу җиңүгә тулысынча лаек дип саныйлар.

-Бу, дөрестән дә, хезмәттәшебез хезмәтен лаеклы бәяләү, – дип билгеләп үтте мәктәп директоры Алевтина Граф. – Һич кенә дә арттыру түгел, Анатолий Григорьевның районда иң көчле физик культура укытучыларының берсе. – Конкурста ул балаларга уңышка ирешү серен үз мисалында күрсәтте. 

Ачыкланганча, җиңүченең казанышлары һәм уңышлары аз түгел.  Анатолий Григорьев район мәгариф бүлеге дәрәҗәсендә, РФның Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән һөнәри осталык өчен күп тапкыр билгеләп үтелгән. 

Анатолий Григорьев Бөтенроссия “Россиянең ел укытучысы“ бәйгесе төбәк этабының зональ турында район данын яклаячак, анда аның белән бергә  Татарстан Республикасының иң яхшы мөгаллиме исемен алу өчен Рәисә Хисмәтова һәм Татьяна Кузьмина да 12-13 февральдә Чистайда узачак зона турында   көрәшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International