Паркта – “Күңелле стартлар”

2018 елның 6 гыйнвары, шимбә

5 гыйнвар көнне шәһәрнең үзәк паркы балалар тавышыннан гөрләп торды. Биредә “Күңелле старталр” дип аталган спорт бәйрәме оештырылган иде. Стартка Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә самбо, кикбоксинг,  көрәш һәм йөзү белән шөгыләләнүче яшь спортчылар басты. Алар, 4 командага бүленеп, көч һәм җитезелектә көч сынашты. Хәер,  яшь спортчылар көч сынашып кына калмады, ачык һавада күңелле ял итеп, сәламәтлекләрен дә ныгытты. Азактан һәр катнашучы оештыручылардан татлы бүләкләр алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International