Китапханәдә – каникуллар

2018 елның 4 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кышкы каникуллар вакытында балалар китапханәсендә китап укучылар өчен кызыклы чаралар оештырылды. 4 гыйнварда “Кышкы сукмаклар буйлап” дип аталган квест-уен узды, анда “Снежинки” һәм “Сосульки” командалары ярышты. Әлбәттә, дуслык җиңде. 5 гыйнварда китапханә янә кунаклар кабул итте. Яңа ел программасы кысаларында биредә чыршы уенчыкларын ясау буенча мастер-класс үтте. Анда шәһәрнең 3нче һәм 1нче мәктәпләре укучылары катнашты. “Без китапханәгә экскурсия планлаштырган идек, ул әлеге чара белән тәңгәл килде. Балалар анда бик теләп катнашты. Башка мәктәпләрдән килгән яшьтәшләре белән аралаштылар, биеделәр, җырладылар. Бер сүз белән әйткәндә, вакытларын кызыклы һәм файдалы үткәрделәр”, – дип уртаклашты 3нче мәктәпнең 2б сыйныфы җитәкчесе Әнисә Абдуллина, һәм биредә үзләренең бик еш булуларын билгеләп үтте. Чара азагында барысы бергә Альмир Галиуллинны туган көне белән котладылар, аңа бу көнне 8 яшь тулды. Балалар китапханәсе исеменнән аңа кызыклы китап бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International