Бу көннәрдә Бикүле халкы авыл мәдәният йортында оештырылган кызыклы күргәзмә белән таныша алды. “Могҗизалы куллар – могҗизалы әйберләр” дип исемләнгән күргәзмәдә җирле “Оста куллар” түгәрәге әгъзаларының кул эшләре тәкъдим ителгән иде. Бу – үзенә күрә аларның ел буена башкарган эшләренә хисап булды. Түгәрәк 4 ел эшләп килә һәм анда шөгыльләнүче 15ләп хатын-кыз әлеге чорда бәйләү-чигүнең бөтен серләренә дә төшенгәннәр. Бу юлы күргәзмә сәйләннән бәйләнгән әйберләрне үз эченә алган һәм анда урын тапкан сувенирлар, чәчәкләр бирегә килүче һәркемнең күңеленә хуш килгән.