Нурлатлыларга Яңа ел бәйрәмнәрен күңелле һәм файдалы үткәрү өчен мөмкинлекләр күп. Әйтик, Колбай Мораса авылындагы Габдулла Кариев музее бәйрәм көннәрендә дә эшләвен дәвам итә. 1 гыйнвардан 8енә кадәр 8.00дән 13.00гәчә биредә “Ачык ишекләр көннәре” үтәчәк. Туган якларына ялларга кайткан якташларыбыз, район кунаклары, мәктәп укучылары, гомумән, һәркем бу көннәрдә музейда урнаштырылган экспонатлар белән таныша ала – алар өчен экскурсияләр үткәреләчәк.
– Быел музейга 45 яңа экспонат кабул иттек, – дип сөйли музей директоры Люзия Вәлиуллина. – Алар арасында 1939 елгы хезмәт кенәгәсе, борынгы китаплар бар. Авылдашыбыз Мәдинә Мусина әбисенең истәлеге итеп алтын җепләр белән бизәлгән күкрәкчә бүләк итте. Рәфыйкъ Насыйров авылыбыз тарихына кагылышлы фотосурәтләр, китаплар тапшырды. Безнең өчен һәр әйбер кадерле.