Бикүледә файдалы чара узды

2017 елның 30 декабре, шимбә

Бикүле мәдәният йорты каршында Тәнзилә Әһлетдинова җитәкчелегендә эшләп килүче “Оста куллар” түгәрәге әгъзалары шул көннәрдә “Чәй – сәламәтлекнең иң яхшы дусты” дип аталган ял кичәсе үткәргәннәр.

– Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан уздырылды, – диде мәдәният йорты җитәкчесе Тәнзилә Әһлетдинова. – Без түгәрәк өстәл артында чәйнең файдалы үзлекләре турында сөйләштек, үзебез өчен бик күп мәгълүмат алдык. Кайнар чәй, тәмле ашлар артында барган сөйләшү күңелле уеннар, җыр-бию белән үрелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International