Нурлатта полиция Кыш бабае һәм Кар кызы балаларга бүләкләр өләште

2017 елның 29 декабре, җомга

Бу көннәрдә Нурлатта имин булмаган гаиләләр яши торган йортларның ишекләрен Полиция Кыш Бабае шакый һәм балаларга бүләкләр өләшә. Әлеге чараларны МВДның Нурлат районы буенча бүлеге 20 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр үтүче “Полиция Кыш Бабае” Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырды.

Шәһәрнең тимер юлчылар микрорайонында яшәүче Аделина, Айнур, Булат һәм Регина Идиатуллиннар бүген иртән-иртүк тордылар һәм бәйрәмчә киенеп куйдылар.  Моның өчен исә шатлыклы сәбәпләре бар, чөнки  аларга Кыш Бабай киләчәк бит. Ишекләрен Кыш Бабай, Кар Кызы һәм МВДның Нурлат районы буенча бүлеге хезмәткәрләре каккач исә ашыга-ашыга кунакларны бизәлгән чыршы янына чакырдылар. Кыш Бабайга шигырьләрен сөйләп, бүләккә тәм-томнар һәм уенчыклар алу белән исә төргәкләрне ачарга ашыктылар.

-Безгә Кыш бабай искиткеч бүләкләр алып килгән. Мондый бүләкләр турында күптән хыялланган идек, – дип  сөенечен белдерде Аделина.

Башка гаиләләрдә дә Кыш Бабай, Кар Кызы һәм полиция хезмәткәрләре килү зур бәйрәмгә әверелде. Бүләкләргә исә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә сөенде. Кызганычка каршы, һәркайсының тылсымлы бәйрәм алдыннан балаларны шундый бүләкләр белән сөендерергә мөмкинлекләре юк.

– Полиция хезмәткәрләренә мондый акция оештырулары өчен зур рәхмәт. Мин балаларга шулкадәр бүләкләр алып килерләр дип көтмәгән дә идем хәтта, – ди  өч бала әнисе Анастасия Усманова.

Нурлатның полиция хезмәткәрләре исә Бөтенроссия акциясенә ел да шулай актив кушылалар. Быел да полиция бүлегендә исәптә торучы 87 имин булмаган гаиләдә тәрбияләнүче 150дән артыграк бала һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениедә  исәптә торучы 36 бала бүләкләр алачак.-Акцияне ел да көтеп алабыз. Аңа бүлекнең барлык хезмәткәрләре дә актив кушыла, җыелган акчаларга балалар өчен уенчыклар һәм татлы бүләкләр алабыз, – ди  балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение инспекторы Елена Поплавская. . Бүгенге көнгә шәһәрдә һәм авылларда 70тән артыграк бала бүләкләрен алды инде. Яңа елга кадәр барлык балалар да бүләкләр алачак.

Игелекле акция исә ел саен шулай йөзләгән балага шатлык бүләк итә. Бүләкләр алганда балалар чын күңелдән сөенәләр, ихластан рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Ә полициянең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре аларга яхшы кәеф белән имин каникуллар да телиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International