Әниләр көне уңаеннан чын йөрәктән чыккан ихлас котлауларымны кабул итегез.
Бәйрәм даталары календаренда ул әле күптән түгел генә барлыка килсә дә, ул шунда ук һәркемнең күңеленә хуш килде. Чөнки әни һәркайсыбыз өчен иң кадерле һәм якын кеше бит.
Иҗтимагый тормышка лаеклы өлеш кертүче, ул һәм кызларына дөрес тәрбия биреп үрнәк күрсәтүче, гаиләдәге һәм милли традицияләрне саклаучы һәркемгә рәхмәтебез чиксез. Бу бәйрәм көнендә котлау һәм рәхмәт сүзләребезне без барыннан да элек герой-аналарга, күпбалалы әниләргә, ятимнәрне һәм әти-әниләрен югалткан сабыйларны үз канатлары астына сыендырган әниләргә юллыйбыз. Гаиләгә, тәрбиягә, уллыкка алынган 405 бала яңа гаиләләрдә үзләренә җылылык һәм кайгырту тапты. Дәүләт ярдәме кысаларында 2012нче елдан башлап 688 күпбалалы гаилә җир участоклары алды. Ана капиталы программасы гамәлгә кергән 10 ел эчендә 3883 гаиләгә сертификат тапшырылды.
Кадерле әниләр! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, балаларыгызның аңлавын һәм җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Алар сезне һәрчак шатландырып торсын.
Равил Кузюров, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы.