Кичә әлеге йортта 24 бала тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булды – алар яңа фатирларга күченәчәк. Бу йорт республиканың ятим һәм әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән. Үзләрен котларга һәм шатлыкларын уртаклашырга килгән кунаклар, туганнары һәм дусларыннан күпме җылы сүз, изге теләкләр ишетте алар бу көнне. Беренчеләрдән булып аларны район башлыгы Равил Кузюров тәбрикләде.
– Без елга бер тапкыр төрле программалар – социаль ипотека, яшь гаиләләргә, сезнең кебек үсеп килүче буынга ярдәм – буенча торак йортлар төзибез, – диде ул, һәм аларга яңа фатирларының даими яшәү урынына әверелеп, Нурлаттан беркая да китмәүләрен теләде.
Румия Гомәрова тиздән әлеге йорттагы фатирына күченәчәк. Ул үзе һәм 24 фатирлы йортка күченүче башка кешеләр исеменнән район җитәкчелегенә, төзелеш компаниясенә хыялларын тормышка ашырганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.